Барлык яңалыклар

Петросянның яшь хатынына ни булган?

Татьяна Брухунова үзенең Instagram битендә башына пакет киеп төшкән фотосын куйган


Татьяна Брухунова үзенең Instagram битендә башына пакет киеп төшкән фотосын куйган һәм «Бүген өйдән чыкмаганыма бер ай узды. Бу "вакыйга" хөрмәтенә һава суларга чыктым", - дип язган. Фотога карата фикерләр төрле.
"Таня, сез анда ничек суладыгыз?» - дип тә сорыйлар, «Сезнең башыгыз белән барысы да тәртиптәме?» - дип тә язалар.
Үз чиратында Брухунова да аптыраган. «Карантин чорында кешеләрнең юмор хисе зәгыйфьләнгәнме әллә? Капчык өстендә тишек бар бит. Әйе, бу шундый шаярту иде», - дигән ул бу юморны аңламаучыларга.
Чыганак һәм фото: 7days.ru
Читайте нас: