Актриса Анастасия Заворотнюкның хәле белән кызыксынып торулар дәвам итә. Настя ни хәлдә? Аруланамы? Әле дәваханәдән чыгармаганнармы? Гаилә дусты һәм актрисаны дәвалаган табиблар бу сорауларга бераз ачыклык керткән.
Үткән елда Анастасиягә баш миендәге шешне алып ташлау өчен ике операция ясаганнар: берсен - Германиядә, берсен - Мәскәүдә. Шуннан соң Мәскәү янындагы Барвихадагы клиникага салганнар. Ире - фигурист Петр Чернышев һәрдаим хатыны янында булган.
Шушы көннәрдә Петрның якын дусты “Комсомольская правда” гәзитенә шатлыклы хәбәр җиткергән: “Настяны дәваханәдән өенә кайтарганнар! Петр белән үзем сөйләштем. Настя өендә! Хәле ярыйсы. Табиблар аны, инфекция эләктермәсен дип, өенә үзизоляциягә кайтарганнар”.
Табиблар әйтүенчә, Заворотнюкта – глиобластома – баш мие яман шеше. Ләкин актрисада булган формасы үлемечле түгел, диләр. Киләчәктә аңа нормаль хәлгә кайтырга, хәтта эшләргә мөмкин булачак.
Анастасия яңа форматтагы препарат белән дәваланган. Ул “кейтруд” дип атала икән. Стэнфорд университетыннан кайтарылган даруны Швейцария табиблары киңәш иткән. Аларга, үз чиратында, Настяның әнисе мөрәҗәгать иткән булган.
Анастасиягә ясаган операцияләр уңышлы үткән. Әле Настя хәлсезрәк, агарып калган, иммунитеты какшаган. Әмма исән! Тышкы кыяфәте дә бераз үзгәргән – күз тирәләре шешенкерәк. Химиядән соң коелган чәчләре, Аллага шөкер, яңадан үсеп чыккан. Физкультура белән шөгыльләнергә иртәрәк әле – актриса күбрәк ял итә. Китап укый, классиканы ярата. Тән авырлыгы да нормальләшкән. Гормональ препаратлар кабул иткәндә авырлыгы арткан булган, әмма дарулар кабул итүдән туктау белән тагын ябыккан.
- Настя туганнары белән аралаша, кызын сагынган! – ди гаилә дусты. – Елмая, кәефе яхшы. Мобиль телефон, интернеттан файдаланмый, телевизор карамый. Борчылырга теләми.