Барлык яңалыклар

Якыннарын саклар өчен өйдә тора

Эммануил Виторганның төпчек кызына нибары 7 ай шул әле…

80 яшьлек Эммануил Виторган эпидемия чорында якыннарының сәламәтлеген куркыныч астына куймас өчен эшендә пауза ясаган һәм иҗади очрашулардан баш тарткан. Әле ул 58 яшьлек хатыны Ирина Млодик һәм кызлары 2 яшьлек Этиль һәм 7 айлык Клара белән үзизоляциядә. Кем-кем, ә менә бу актер өйдә ятудан бары тик ләззәт кенә кичерә. Ул кызларын «өф» итеп кенә тора.
Күпләр Эммануил Гедеоновичны һәм аның тормыш иптәшен (сан буенча өченче хатынын) соңлап бала тапкан өчен бик каты тәнкыйтьли. Әмма ир белән хатын аларга игътибар итми, бәхетле ата-ана булып яши бирә. Суррогат ана «хезмәте» ирле-хатынлы парга 2 млн сумга төшкән.
Барлыгы Виторганның дүрт баласы бар: беренче никахтан туган кызы Ксения Румянцева, икенче никахтан туган улы Максим Виторган һәм шушы ике кызы - Этиль белән Клара.
Читайте нас: