Илсөя Бәдретдинованы да “кыздырган” эшләр бар икән.
Җырчы үзен сабыр кеше дип уйлый, бөтен дөньясы белән күтәреп бәрәсе килгән чакта да елмаеп калырга мөмкинмен, ди ул. Ләкин бөтен очракта да түгел икән.
Инстаграм битендә Илсөя үзенең сабырлыгы җитмәгән вакытларны санап чыккан, менә алар:
Бәйләп куйган пакетны сүтү.
Арып-талып йокларга яткач, черки безелдәгәнен ишетү.
– “Ну-ка, ну-ка, яхшылап карале”.
– “Юк шул, танымыйм бит”.
– “Давай, давай исеңә төшер, кем әле мин?”... кебек мизгелләр.
Күкәй кабыгы кыйпылчыгын сыткан күкәй арасыннан тотып алу.
Машинаны югач та яңгыр яуганны язып тормыйм инде”.
Дуслар, карантин сезнең сабырлыкны да сынагандыр. Нинди очракта сабыр каласыз, ә кайсы очракта сез дә күкерт кебек кабына башладыгыз? Языгыз.