Күренекле җырчы Хәсән Усманов үзизоляциядә җил куып йөрми, ә җилне иярли. Җырчы күптәнге хыялын тормышка ашырып, флюгер-очкыч ясаган һәм мунча башына кадаклап куйган. Беренчедән, ул безгә җил юнәлешен күрсәтәчәк, икенчедән, бакчабызны матурлап торачак, ди.
«Хәрби самолет бу - штурмовик ИЛ2». Мин аны Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышладым. Шулай ук якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы герое Муса Гәрәевка багышладым һәм аның исемен куштым. Сез дә эшләгез, кирәк булса схемасын салырмын. Матур яшик, дуслар!» - ди җырчы.