Барлык яңалыклар

Туган көнсез калган

Ул тамашачыларны “Пирамида” залында көткән иде...

Быел бик күпләрнең планнары үзгәрде, бозылды, чәлпәрәмә килде. Алар арасында Ләйлә Дәүләтова да бар. Бер айлык үзизоляциядән соң беренчеләрдән булып концерт куярга тиешле кеше иде ул. Тамашачыларны туган көненә чакырырга әзерләнә иде. Тик бәйрәмне өендә генә үткәрергә туры килде.
«Без кечкенә чакта, «Человек полагает - Бог располагает», дип әйтә иде безнең әткәй... Мәгънәсен аңламый да идем... Быел аңладым...
Туган көнемне 18 апрельдә «Пирамида»да иң матур күлмәгемне киеп, иң яраткан артистларымны җыеп, үземне яратучы тамашачылар белән, бөтен туганнарны-дусларны чакырып, рәхәтләнеп концерт оештырып үткәрмәкче идем…
Ә чынлыкта ничегрәк үткәрәчәгемне чамалыйсыз инде…Әле ярый инстаграм аркылы котлаулар кабул итәргә ярый. Нишлисең, иң мөһиме - барчабыз да исән-сау булыйк, шулай бит?» - дип язды ул инстаграм битендә.
Шулай, әлбәттә. Нишлисең, быелгысы үткән-үткән инде, иң мөһиме алда бик күп туган көннәр көтсен! Һәммәбезне дә!
Читайте нас: