Барлык яңалыклар

Сыерчыклар белән сөйләшеп куйганмы?

Кошлар кайтып беткәч, Рамил Шәрәпов да оя эшләгән.

Үзизоляциядә артистлар ни генә эшләми: берсе кар сата, берсе “ләчтит” сата, берсе инстадуслары белән талашып ята, дигәндәй. Юмор остасы Рамил Шәрәпов, мәсәлән, төрле юнәлештәге бизнеслар ачу белән мәшгуль. Көн саен шул темага багышланган видео куя.
Чираттагы видеосында ул кошларга оя ясый. Әмма сыерчыкларны анда бушлай кертергә җыенмый. Аренда хакы - 10 мең сум.
«Мин хәзер эшсез. Сыерчыкларга рәхәт, аларны полиция туктатмый. Хатын, биш оя ясап куям, гөрләтеп яшибез. Сыерчыклар киткәч, 5 мең сумга чыпчыкларны кертәм», — дип сөйләнә ул.
Артистның кулы җитми торды микән, аерым сөйләшеп куйган, соңлап кайтучы сыерчыклары бар микән… Юкса, сайрар кошлар күптән кайтып, урнашып беттеләр шикелле. Ничек кенә булмасын, бүгенге шактый күңелсез чорда кәефләрне күтәрүче Рамилне халык «антистресс» дип атый.
Фото: Voguegroup.ru
Читайте нас: