Барлык яңалыклар

Рөстәм Асаевка бер сорауны еш бирә башлаганнар

Аңа Гөлназ чатнатып җавап биргән.

Аңа Гөлназ чатнатып җавап биргән.
Яшь җырчы Гөлназ Асаева инстаграмда туры эфир вакытында әтисе Рөстәм Асаевның: «Кызым, кайчан кияүгә чыгасың инде, миңа да шул сорауны бирәләр», - дигән соравына җавап бирде.
«Кияүгә чыгарга иртәрәк әле. Мин яшь, утызга да җитмәгән. Укуны тәмамларга кирәк. Шуңа күрә әти белән әнинең ризалыгын алмыйча ничек кияүгә чыгыйм инде?
Үзләре: „Син яшь“,— дип торалар бит.
„Гөлназ, син инде картая башладың, кияүгә чык“, - дисәләр, шул вакытта чыгармын, Алла боерса»,— диде Гөлназ Асаева.
«Кызым, син кияүгә чыккач, мин дә аннары бабайга әйләнәм!» — дип өстәде Гөлназның әтисе, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев.
Читайте нас: