Барлык яңалыклар

“Байның бура төбен кырсаң, бер айлык мая чыга!” диләрме әле?

Илназ Бахның базында бөтен Татарстанга җитәрлек икән...

Илназ Бахның базында бөтен Татарстанга җитәрлек икән...
«О!.. Базга төшкән идем, малай! Аллага шөкер, болай булса, яшибез икән!
Менә күпме ашамлык бар икән.
Афәрин, хатын! Ашарга бетсә, миңа килегез, ярдәм итәрмен»,— дип язган Татарстанның атказанган җырчысы Илназ Бах Инстаграмда.
Вәт, баз, дисәң дә, баз! Ул зурлыгын әйтимме? Ул андагы запас, дисеңме? Кот очмалы күп, әйе! Ышанмасагыз барып карыйсыз инде...
«Күршеләр, берәр нәрсә була калса, сезгә киләм»,— дип җавап биргән җырчы Нурзадә.
«Кыш үтте бит инде. Нишләп ашамадыгыз?», «Бу бөтен Татарстанга житә, афәрин!»
«Хәзер бөтен шәһәрне үзеңдә җыясың бит», «Сез ничә еллык карантинга әзерләндегез ул?»
«Хатыныгызны нигә шулай кыздырдыгыз? Бик ачуы чыккан чагы булгандыр»
«Безгә почта аша җибәрегез әле», -дип яза җырчының виртуаль дуслары.
“Брат, син белдеңме әллә мондый көн киләсен? “ кебек язулар да бар. "Бу фото ничә елдан бирле интернетта йөри инде", дип язып, смайлик куючылар да бар икән.
Ә сез ничек уйлыйсыз? Бер кешедә, әйтик, җырчы Илназ Бах базында бу кадәр мая булуы мөмкинме?
Читайте нас: