Балконны сәхнә ясаган музыкант кем ул?
Илһамы бәреп, күкрәгеннән моңы ургылып торгач, нишләсен инде? Уфада бер музыкант балконына чыгып саксофонда уйнаган.
Нәкъ концерт залында чыгыш ясаган кебек – ак күлмәк, затлы кәчтүм киеп балконына чыгып баскан ул һәм бирелеп-бирелеп уйнаган.
Бу сихри көйләр шулай ук бикләнеп утырган күршеләрне дә балконга чыгарга мәҗбүр иткән. Бу вакытта урамда булган кешеләр дә кызыксынып шул тирәгә җыелган.
Бу музыкант ир-егет уфалы Ришат Рәхимов булып чыкткан. Ул үзизоляциянең озынайтылуын белгәч, күңел кичерешләрен моңнарга салып тараткан.
- Дусларым, мин чыгыш ясамый түзә алмыйм. Күршеләрем,
кешеләр миңа бармак белән төртеп күрсәтеп, алкышларга күмгәч, үземне бәхетле итеп тойдым. Атнасына бер булса да, шулай концерт куярга кирәк икән. Миңа да рәхәт, кешеләргә дә күңелле, – дигән музыкант.
Бу чыгышына ул шулкадәр ашкынып, ашыгып әзерләнгән, хәтта чалбарын да кияргә оныткан. Күңелдән моң ургылганда нәрсәгә ул чалбар?