Барлык яңалыклар

“Сәхнәдән тик шатлык өләшергә тиеш без”

“Өмет”нең бүгенге кунагы – 90 нчы елларда бик популяр булган эстрада җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина.

“Өмет”нең бүгенге кунагы – 90 нчы елларда бик популяр булган эстрада җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина.
Туган көне: 4 сентябрь.
Туган җире: Сарман районы Саклаубаш авылында туган.
Гаилә хәле, балалары, тормыш иптәше: тормыш иптәше композитор, баянчы Рөстәм Хәйруллин (2010 елда вафат булган), кызы – Лилия Хәйруллина.
Әле кайда яши: Яшәве Казанда да, Чаллыда да. Ике арада йөри.
Яраткан китабы: Элек күп укый торган идем, бигрәк тә Габдрахман Әпсәләмов әсәрләрен, Роберт Миңнуллин шигырьләрен. Әле үзизоляция вакытында күп кенә китаплар укыдым.
Яратып караган фильмы: Гайдай фильмнары.
- Үзегезне ике сүз белән тасвирлагыз.
- Бик пунктуаль һәм таләпчән кешемен. Миңа артык “критичный” дип ачуланалар.
- Тормышта нәрсәне беркайчан да эшләмәячәксез?
- Шундый әйтем, хәтта кино да бар: “Никогда не говори никогда”. Әти бервакыт Казанда яшәгәндә: “Әйдә, кайт, кызым, я Чаллыга, я Түбән Камага. Безгә якынрак булырсың”, – дигәч, “Ты что, әти, үлсәм дә кайтмыйм”, – дигән идем. Түбән Камага кайтып 4 ел укырга, Чаллы шәһәрендә кияүгә чыгып төпләнеп калырга туры килде. Менә шуннан соң мин үземә сүз бирдем: беркайчан да андый сүзне әйтергә ярамый. Син әйткән сүзнең киресе дә булырга бик мөмкин. Бик сакланам андый сүзләрдән.
- Яшәешегездә иң катлаулы әйбер?
- Яшәүдә иң катлаулы әйбер – ул үз-үзеңне җиңү дип саныйм мин.
- Ничек җырчы булып киттегез?
- Минем әнием Фәния бик матур җырлаган. Аны белгән кешеләр гел: “Үзе шундый чибәр, үзе шундый матур җырлый иде”, дип искә ала. Әтием Мөбәрәкҗан дә тальян гармунда уйнап-җырлый иде. Әнием - ашханәдә, әтием тимерче булып эшләде. Кечкенә сыйныфларда ук җырлый башладым. Җырчы булам дип хыялланганым да булмады, ничектер бу хакта уйламадым да. Мәктәпне тәмамлаганда анкета тутырта торганнар иде. Шунда “нәрсә язырга икән” дип аптырап утырганда класс җитәкчесе килеп, “җырчы булырга теләгем бар дип яз” диеп әйтте. Ләкин 10 сыйныфны тәмамлагач, әтием дә тимерче булгач, әле минем фамилиям дә Биктимерова иде, тимер-томыр арасына барып кердем. Казанның моторлар төзү заводына эшкә урнаштым.
Казанны бик ярата идем. Әтинең апасы Саҗидә апа, 3 нче классны бетергәч, мине иң беренче тапкыр Казанга каникулга алып китте. Ул вакытта әле Чаллы белән Казан арасында юллар юк иде. Һава һәм су юлы белән бара иделәр. Менә шул вакыт минем күңелемә кереп калды. Юлда чегәннәр белән шау-гөр килеп, җырлап баргангамы, Казанга кадәр 6 сәгать үткәне сизелми дә калды. Аларның бер җыры хәтердә уелып калды. Ул “Разноцветные кибитки” дигән җырны азак хәтта сәхнәләрдә җырлап йөрдем. Шуннан соң һәр елны Казанга кунакка бардым. Саҗидә апаның кызы Гүзәл миннән бер яшькә зуррак иде. Ул да җырлый. Аларның мәктәбендә кызларның “Ассоль” исемле вокаль-инструменталь ансамбле бар иде. Шунда солистка булды ул. Мин дә аның янында әкрен генә җырлап йөри торган идем.
Һәм менә мин эшкә Казанга килдем. Цехта башта фрезер станогында эшләдем, аннан соң мине зур озынча станокка бастырдылар. Миңа ул бик ошый иде. Тырышып эшләдем. Цехта нык тавышлы, сөйләшкән дә, җырлаган да ишетелми. Шунда станок артында мин рәхәтләнеп кычкырып җырлый идем. Тавыш ишетелмәсә дә, авыз селкенә бит. Шулай бер көнне ике егет янымнан бер биш тапкыр узгандыр. Шуннан соң туктап яныма килделәр дә, “что поете?” дип сорадылар. “Пою для себя” дип җавап бирдем. Икенче цехта вокаль-инструменталь ансамбль бар икән, мине шунда җырларга чакырдылар. Курка-курка булса да, барып карадым. Әнә шулай җырлый башладым. Башта русча җырладым, икетуган Гүзәл апамнан шушы телдә күп кенә җырлар өйрәнгән идем. Аннан соң татар җырын җырлый башладым. Цехларда концерт куйдык, конкурсларда катнаштык. Бервакыт үзем эшләгән цехта да концерт куйдык. Анда шундый матур җырлый торган бер апа бар идее. Концерттан соң ул яныма килеп: “Әй, балакаем, синең урының монда - тимер-томыр арасында түгел, бар кит, синең урының - сәхнәдә”, диде. Шуннан цехта бергә эшләгән Лилия Вәлиева дигән кыз: “Гөлдания, әйдә мин сине Ленин исемендәге мәдәният йортына җырларга алып төшәм”, - дип мине шунда алып китте. Алдылар. Хорда да җырладым, аерым солист булып та җырладым. Менә шулай җырчы булып киттем.
- Иҗат юлыгыз турында сөйләп китсәгез иде.
- Күп кенә музыкаль язмалар чыгардым. Иң беренчесе 1988 елда дөнья күрде. Ул язма (кассета) Рөстәм Хәйруллин җырларыннан тора иде. Анда минем исем дә язылмаган иде. Хәтеремдә, “Бәллүр чишмә” кая?” дип Башкортстаннан эзләп киләләр иде. Рөстәм Хәйруллинның Шәрига Таһирова сүзләренә язылган “Бәллүр чишмә” җыры минем башкаруда бик популяр булып китте.
Аннан без Нәфисә һәм Ризван Хәкимовлар белән гастрольләргә йөрдек. Бигрәк тә Башкортстан авыллары буйлап йөргән истә. Бик озак йөрдек без анда. Шул вакытта Ризван миңа бик матур җырлар язып бирде: “И, Ходай, исәнлек бир”, “Чәчкә гомере”, “Кичер мине” һәм башкалар. Әле дә хәтеремдә калган: Башкортстанның ниндидер бер төпкел авылында кызлар белән җырлашып утырган идек. Алардан “Сафия такмаклары”н өйрәнеп кайттым. Ул гомер буе популяр булды, кая барсам да, шуны сорап җырлаттылар.
Шулай ук Фәридә һәм Роберт Тимербаевлар белән нык дуслаштык. Аның да “Авылым”, “Җир җиләкләре җыям”, “Туганнарның кадерен бел”, “Күрше хакы – тәңре хакы” һ.б. бик күп җырларын җырладым.
Шул җырларны җыеп, 1993 елда тагын бер кассета (тасма) яздырдык. Ике атналап яздырганбыздыр. Кассетаны тутырырга бер җыр җитми калды. “Нәрсә яздырырга икән?” дигән уйга калдык. Элек хәзерге кебек җырлар күп түгел иде бит. Шуннан Рөстәм әйтә: “Әйдә “Иске Сарман” көен яздырыйк әле”. “Ой, юк, җырлый алмам мин аны”, - дим. Бер тапкыр җырлап карадык та, яздырдык. “Син җырлаган “Сарман” беркем җырлавына да охшамаган, үзеңчә бер моң, дәрт белән башкарасың”, - диделәр миңа. Тасма тулды. Хәлдән таеп диванга барып утырганым хәтердә. Ә менә шул тасманың ничек таралуын күрсәгез! Бөтен илгә таралды дисәң дә була. Шул тиклем күп саттылар аны, күп акча эшләделәр. Хәтта әлеге аудиотасма белән дәваландык дигән кешеләр дә булды. Исемдә, Дүртөйленең ул вакыттагы башлыгы концертка килгән иде. Бик каты авариягә очраган булган икән. “Гөлдания, синең җырларыңны тыңлап кына терелдем мин” дигән иде ул шунда.
Аннан сольный концертлар бирдек, бөтен Русияне, Татарстанны айкап йөрдек. Ташкентларга бардык. Менә шулай еллар үтте, тормыш иптәшем Рөстәм Хәйруллин авырып китте һәм 2010 елда мәрхүм булды.
Рөстәм мәрхүм булганнан соң сольный концертлар белән Русия буйлап бик йөргәнем юк. Күбрәк Казанда, Чаллыда, Әлмәттә, Азнакайда чыгыш ясыйм. Әмма өмет бар әле. Үзаллы концертлар да куярга уйлап торам, аллабирса. Башкортстанга да үземнең концертларым белән барасым килә.
Солянка концертларында бик күп катнашам. Соңгы елларда 4 тапкыр “Болгар” радиосының Милли премиясенә лаек булдым. Менә шулай әкренләп иҗат итеп ятам.
- Киләчәккә планнарыгыз?
- Рөстәм мәрхүм булыр алдыннан бик күп җырлар язды. Бер туктамыйча. Егетләргә “өстемә нота ява” дип әйткән булган. Өч меңләп җыры калды. Мин аларның, бәлки, бөтенесен дә чыгара алмам. Әмма булдыра алган хәтле җырларын җырчыларга тарата алсам, әйбәт булыр иде. Йөзләп җырдан торган бер китабын җыеп бетердем. Шуны озакка сузмыйча гына чыгарып, презентациясен үткәрергә иде дигән уйлар белән йөрим.
- Хәләл җефетегез белән мәхәббәт тарихы укучыларыбыз өчен бик кызыклы булыр иде.
- Рәшит Сабиров дигән баянчы бар иде безнең. Бервакыт аңа армиягә чакыру бирделәр. Аның урынына ике яшь баянчы килде. Рәшит абыйга бардым да: “Кайсысына җырлыйм?” - дип сорадым. Ул Рөстәм Хәйруллин дигән егеткә төртеп күрсәтте. Шул көннән Рөстәмнең баянына кушылып җырладым. Мәдәният институтын бетергәч, ул үзенең туган шәһәре Чаллыга кайтып китте. Шуннан аны армиягә алдылар. Әлмәт шәһәрендә музыкант булып хезмәт итте. Мин Казанда калдым. Җыр һәм бию ансамблендә тавышымны тыңлап, эшкә алдылар. Эшләвемнең 3 нче көнендә мине Татарстанның халык артисты Нәфисә Васыловага ияртеп Апас районына гастрольләргә чыгарып җибәрделәр. Ул вакытта аппаратуралар юк, баянга кушылып концертлар куеп йөрдек. Аннан соң ансамбль белән Татарстан буйлап гастрольләргә чыгып киттек. Август аенда Казахстан якларына барырга тиеш идек. Аңа кадәр июльдә безне отпускка җибәрделәр. Мин тәүдә авылга кайттым, аннан Түбән Камага абыйларга кунакка киттем. Нишләптер үзем белән документларымны да алганмын. Анда Сәлих Сәйдәшев исемендәге музыка училищесы бар, шунда “керә алырмын микән, юк микән” дип кенә документларны биреп карарга булдым. Дөресен әйткәндә, анда уку уемда юк иде. Мин инде ансамбльгә гашыйк идем. Имтихан тапшырдым, укырга алдылар. Юлда елый-елый кайттым, бер дә укыйсым килмәде. Менә шулай отпуск үтте, мин Казанга киттем, аннан Казахстанга гастрольләргә... Шуннан үзебезнең хор җитәкчесе Венера Хәсәновага бардым да: “Мин бит Түбән Камада укырга кердем керүен, әмма бер дә анда кайтып укыйсым килми”, - дидем. Ул: “Җырларга өлгерерсең, син яшь, бар, укы,” - диде. Баштагы бер ярты ел бик авыр булды, елап кына яшәдем. “Дом техники”да “Яшьлек” җыр һәм бию ансамбле бар иде, шунда җырлый башлагач, ничектер, күңелләр ачылып китте. Укып бетергәч, Чаллыга бардым, бер-ике көннән Казанга китмәкче идем. Шуннан Рөстәм дә, әнисе дә барып йөрмәскә өндәделәр. Шулай итеп аларның коткысына бирелдем, калдым Чаллыда. Август аенда өйләнешмәкче идек. Бу Белорусиядә атом электр станциясе шартлаган ел. Аннан балаларны Татарстандагы лагерьларга алып килеп урнаштырганнар иде. Рөстәм Чаллыда урнаштырылган балалар янына эшкә йөрде. Шунда паспортын мотоциклда барганда паспорты төшеп калган. Шул сәбәпле ул вакытта кияүгә чыга алмый калдым. Паспортны яңарткач, Нәүрүз бәйрәмендә өйләнештек. Шулай Чаллы шәһәрендә эшләп калырга туры килде. Анда да башта бик авыр булды. Рөстәмнең вокаль-инструменталь ансамбле бар идее. Башта “Дулкын” дип аталды ул, аннан “Нуры-содур” дип. Чаллыда концертлар бирә башладык.
Безнең мәхәббәт җимешебез – Лилия кызыбыз да җырлый. Кечкенә чагында: “Җырламыйм, шофер булам”, - ди иде. Аңа 6 яшь чакта “Эврика” мәдәният үзәге минем бенефисны үткәрде. Шунда аны җайлап-майлап сәхнәгә беренче тапкыр чыгардык. Шулай итеп безнең концертларда күпмедер җырлап йөрде ул. Үсмер чагында җырламый башлады. Безнең төркем концертларны бай итеп куярга ярата иде, цирк артистлары да катнашты. Җырга туры китереп, постановкалар куя торган идек. Шунда кызыгып китеп Лилия цирк студиясенә йөри башлады, хулахуплар белән шөгыльләнде. Чыгыш ясап йөрде. “Клон” киносы чыкканнан соң көнчыгыш биюләре модага керде. Аны да өйрәнде. Мәктәпне тәмамлагач, ул Казан финанс-икътисад институтына укырга керде. Аны укып бетергәч, Америкага эшкә барып кайтты. Әтисенең җырларын яңадан яздыра башлады. Иң беренчесе – Фәнис Яруллин шигыренә язылган “Бирмә мине беркемгә дә” җыры. Шуннан соң әкренләп “сәхнә җене” кагылды үзенә. Берничә тапкыр “Алтын Барс”, ТМТВ, “Болгар” радиосының Милли премияләрен алды. Хәзер ул күбрәк яшьләрчә стильдәге җырлар башкара, кирәк чакта халык җырларын да, ретро җырларны да җырлый.
- Сез үзегез тагын ниләр белән шөгыльләнәсез?
- Әле Чаллыда “Эврика” мәдәният үзәгендә эшлим.
Буш вакыт булса да, гел шул иҗат тирәсендә бөтереләм. Кайвакыт төнлә уянып китсәң дә, шул иҗат турында уйланыла. Иҗат белән тормыш бергә бара.
-Һәр кешенең тормышында кызык хәлләр була. Шуларның берәрсен сөйләп китмәссезме?.
- Кызык хәлләр күп булды инде. Мәсәлән, мине гел Хәмдүнә апа белән бутыйлар. Узган ел Себергә барган идек, Виталий Агаповның иҗат концерты белән. Машинадан төшеп килә идем, безне каршы алучы егет миңа: “Әй, Хәмдүнә апа, килегез әле, күтәреп төшерим үзегезне”, - диде. Бер сабантуйга кайткач та, Актаныш сайтында: “Шундый шәп сабантуй булды, ну Хәмдүнә апа Тимергалиева “Сафия такмаклары”н сыптырды гына” , - диеп язганнар иде. Шундый бутаулар була. Очрашкач, Хәмдүнә апа белән дә көлеп сөйләшәбез.
- Гөлдания Хәйруллинаның матурлык серләре?
- Миңа электән үк, “Гөлдания ничек шулай яшь көе сакланасың?” - дигән сорау бирәләр иде. Рөстәм шул вакытта: “Ире әйбәт аның, ире әйбәт, шуңа күрә картаймый”, - дия торган иде.
Хәзер дә ул сорауны күп бирәләр. Гомумән, картаймас өчен иң мөһиме - сәламәтлек кирәк. Авыру кешене бик бетерә. Мин иртән торгач та су эчеп куям. Аннан соң зарядка ясыйм. Спорт белән нык шөгыльләнәм дип әйтә алмыйм, һәр нәрсә чама белән булырга тиеш дип саныйм. Бөтен нәрсәне дә ашыйм, әмма тиешенчә күләмдә.
Матур булыр өчен кеше көч салырга тиеш. Диванда кырын ятып, күп ашап, үзеңне карамыйча гына матурлыкны саклап булмый. Артистларны үз-үзләрен караганнары өчен гаеп итүчеләр бар. Үз-үзеңне карау - шулай ук бик зур эш бит ул. Аңа гаеп итеп карарга кирәкми. Кеше кешенең күзен сөендереп торырга тиеш. Бигрәк тә сәхнә кешесе. Мин сәхнә костюмнарына да акча жәлләмим. Костюмым да матур булсын, үзем дә... Халыкка матур итеп күренергә тиешбез. Сәхнә кешесе тирә-яктагыларга матурлык, күңел күтәренкелеге, күңел җылылыгы өләшергә тиеш. Рөстәм мәрхүм булгач миңа югалту турында, кайгылы җырлар күп җибәрә башладылар. Шунда мин аларга: “Үз кайгымны кешегә таратырга теләмим, ул – минем кайгым”, - дип әйттем. Без кешеләргә тик шатлык өләшергә тиеш.

Фото җырчының шәхси архивыннан.
Читайте нас: