Барлык яңалыклар

Картасыннан урланган акчалары табылган!

Шатлыклы хәбәр белән җырчы Instagram сәхифәсендә уртаклаша.

Шатлыклы хәбәр белән җырчы Instagram сәхифәсендә уртаклаша.
Кичәге көннән бирле уйлап, яраткан җырчыбыз өчен борчылып (без, журналист халкы, барын да йөрәккә якын алабыз) йөргән идек. Бүген Эльмира Кәлимуллина мошенникларның картадан акча алуы турындагы хәбәреннән соң Татарстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева һәм Саклык банкының Татарстан бүлеге белгечләре җырчы белән элемтәгә керүен белдерә.
«Минем хәлемә бәйле мәсьәлә шәхси тәртиптә хәл ителде», — ди җырчы.
«Картаны мин үзем белән йөртмим, барысы да телефон аша. Бернинди интернет-сатып алулар да булмады һәм таксида йөрмим, чөнки үзизоляциядә. Технологияләр үсә һәм алар белән бергә мошенникларның махинацияләре дә үзгәрә», — дип зарланган җырчы.
Э.Кәлимуллина үзе өчен катлаулы вакытта ярдәм кулы сузган дусларына рәхмәт белдерә.
Без Эльмира Кәлимуллина өчен бик шатбыз. Димәк, яхшылык кайчан да явызлыктан өстен була ала! Тормышларыбыз имин булсын!
Читайте нас: