Барлык яңалыклар

Җырчы нинди акчага яшәр?

Кемнең кулы барды икән?

Кемнең кулы барды икән?
Җырчыны барысыннан да мәхрүм иткәннәр. Соклангыч матур тавышлы җырчыбыз Эльмира Кәлимуллинананың банк картасындагы бөтен акчаларын талап алганнар. Җырчы бу хакта үзе белдергән, дип яза "Матбугат.ру".
Ачыклануынча, мошенниклар акчаны җырчы йоклаганда урлаган. "Елап утырам... Мошенниклар! Мин йоклаган арада карта аша нәрсәләрдер сатып алу турында 10 смс килгән һәм хәзер минем картада - НОЛЬ", - дип яза ул. Җырчы шунда ук картасын блокировкалануын билгели. Аның сүзләренә караганда, мошенниклар аның шәхси мәгълүматларыннан файдаланып, барлык операцияләрне башкара алган.
"Күңелемдә үпкә һәм гаделсезлектән әрнү. Мин - артист, музыкант. Бердәнбер хезмәт хакы - ул концерт эшчәнлеге, сәхнә. Мин шәхси эшмәкәр буларак теркәлдем, дәүләткә салымнарымны даими түлим, барысы да максималь ачык, закон бозмыйча, намус белән яшим. Ә хәзер... Мине барысыннан да мәхрүм иттеләр. Үз-үзеңне изоляцияләү чорында мин эшсез калдым, хәзер инде яшәү өчен акчасыз калдым һәм моның кайчан бетәчәге дә билгеле түгел", - дип уртаклаша артистка.
Шулай инде бу тормыш - берәү мал таба, икенче берәү янчык тегә!
Яраткан җырчыбызның мондый бәлагә таруы бик үкенечле хәл.
Читайте нас: