Барлык яңалыклар

Надежда Бабкинаны ясалма комадан чыгарганнар

Җырчы коронавирус инфекциясен эләктергәнме?

Җырчы коронавирус инфекциясен эләктергәнме?
Русиянең халык артисткасы Надежда Бабкинаны ясалма комадан чыгарганнар. Хәзер аның хәле әйбәт, дип хәбәр итәләр.
Бу хакта ТАСС җырчының концерт директоры Сергей Горохов сүзләренә таянып белдергән.
«Надежда Георгиевна үз аңында. Хәле тотрыклы. Сәламәтлеге яхшыруга таба», — дигән ул.
Хәтерегездә булса, Н.Бабкинаны үпкә ялкынсынуы диагнозы белән 7 апрельдә дәваханәгә салганнар иде.
70 яшьлек артисткада коронавирус булмагае, дигән шик туган иде. Аны ясалма кома хәленә кертеп тордылар.
Шөкер, яманаты чыккан вирус Бабкинага барып җитмәгән булып чыкты.
Читайте нас: