Барлык яңалыклар

“Мунча ташы” артисты Рөстәм Хәсәнов мактаулы исем алды

Якташыбыз Башкортстанның Чакмагыш районында туып-үскән.

Татарстанның халык артисты, «Мунча ташы» эстрада театры җитәкчесе Гамил Әсхәдулла театрда унике ел буе эшләгән Рөстәм Хәсәнов белән Илгиз Гыйлфановка дәрәҗәле исем бирелүе турында Инстаграм битендәге сәхифәсендә хәбәр итте.

«Сәлам, дуслар! Көн саен колакны ярып, куркыныч хәбәрләр килеп торган көннәрдә, бер җылы хәбәр килеп иреште. Театрыбызның кырык еллык юбилее хөрмәтенә, сезнең яраткан артистларыгыз Рөстәм Хәсәнов hәм Илгиз Гыйлфановка «Татарстанның атказанган артисты» дигән мактаулы исем бирелу турында хәбәр килде!
Безнең театрга зур өлеш керткән, 12 ел яраткан хезмәтләренә тугры калып, бик күп кызык рольләр уйнаган егетләр бу исемгә лаеклы дип санаган җитәкчеләргә зур рәхмәт әйтәсе килә! Киләчәктә дә алар сезне кызык рольләре белән сөендерерләр, хөрмәтле тамашачылар!"
Читайте нас: