Озакламый «Россия1» каналында «Еще не вечер» дигән исем астында яңа тапшыру дөнья күрәчәк. Аның авторы һәм алып баручысы - Елена Степаненко. Юмор остасы зәңгәр экраннарда өр-яңа образда пәйдә булачак. 66 яшьлек актриса танымаслык булып үзгәргән: яшәргән һәм матурланган, ди.
«Күптән тормышымда нидер үзгәртәсем, иҗади образымның кысаларыннан иркенгә чыгасым, яңалык кертәсем килә иде. Бу шоу минем өчен шундый мөмкинлек. Тапшыру безнең барыбыз өчен дә шактый катлаулы чорда чыга. Өйдә утырырга туры килгән вакытны аз гына булса да ямьлисем, барысын да телеэкраннар каршына җыеп, мөһим темаларга сөйләшәсем, чын-чынлап кызыклы шәхесләр белән очрашасым килә», - ди ул.
Чыганак һәм фото: starhit.ru