Русиянең халык артисты Надежда Бабкинада коронавирус тапканнар. Бу хакта Mash Telegram-каналы хәбәр итә. Җырчы үзен 1 апрельдә үк начар хис иткән, дип язалар.
Ул чакта медиклар аңа пневмония диагнозын куя һәм дәваханәгә сала. Анда COVID-19га тест ясый, ул уңай нәтиҗә күрсәтә.
Надежда Бабкина — совет һәм Русия эстрадасы җырчысы, “Русская песня” Мәскәү дәүләт музыкаль фольклор театрының художество җитәкчесе.
Әле Надежда Георгиевна ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган. Табиблар Бабкинаны тыныч йокласын һәм ялгыш тын ала торган трубкаларны күчереп, йолкып алмасын өчен медикаментоз кома халәтенә керткәннәр. Медиклар мохитендәге чыганаклар хәбәр итүенчә, чирнең клиник картинасы “нәкъ коронавирус авыруындагы кебек”. Табиблар вирус мутацияләшергә мөмкин дип шөбһәләнә, әгәр ул үзенең штаммын үзгәртсә, тестлар аның яңа төрен ачыклый алмаска да мөмкин.
Табиблар фаразлары дөрес булса, Надежда Бабкина бу чирне үзенең юбилее уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә йоктыруы ихтимал. Билгеле булуынча, коронавирус инфекциясенең инкубацион чоры гадәттә 14 көн дәвам итә (кайчагында озаграк та): шушы арада ул организмда үсешә һәм аннары үзен тулы куәтенә “күрсәтә”. Авыруына ике атна кала (19 мартта) Бабкинаның коллегалары артистканың 70 яшьлек юбилее уңаеннан шау-шулы кичә үткәрәләр. Тантанада җырчының якыннары һәм “Русская песня” театрының коллективы күңел ачкан.