Барлык яңалыклар

Ильмира Нәгыймова бабасын күмәргә кайта алмаган

Чыннан да, коронавирус тормышыбызны баштанаяк үзгәртте.

Популяр җырчы Ильмира Нәгыймованың бүген бабасы үлеп киткән.


Мондый ыгы-зыгылы вакытта кеше соңгы юлга озату да бер бәлагә әйләнеп бара. СМС аша рөхсәт алып кына барырга мөмкинсең якын кешеңне соңгы юлга озатырга. Ильмира Нәгыймова исә бара да алмаган.


"Бүген бу дөньядан Бабам китеп барды. Ә мин аны озатырга да кайта алмыйм, чөнки чыгармыйлар... бүген смс җибәреп караган идем, 2590 номерына #цель похороны дип... бер сәгать вакыт бирделәр... аның юлы гына бер сәгатьлек... нәрсә инде бу... кая бара бу дөнья... Хәерлегә булсын бу коронавирусы. Бабайның урының оҗмахта булсын... " - дип сыкрана Ильмира.



Читайте нас: