Барлык яңалыклар

Шуның өчен, әйдәгез, җырлыйк!

Лев Лещенко Instagram сәхифәсендә русиялеләргә мөрәҗәгать итте.

Лев Лещенко Instagram сәхифәсендә русиялеләргә мөрәҗәгать итте.
COVID-19 авыруын эләктергән яраткан җырчыбыз, РСФСРның халык артисты Лев Лещенко бүген Instagram сәхифәсендә русиялеләргә мөрәҗәгать итте.
Җырчы үзенең басмасында флешмоб белән ярдәм иткән һәм «Надежда»җырын башкарган иҗатын сөючеләргә рәхмәт белдерде. Лещенко шулай ук тиздән коронавирус белән хәл яхшырачак, дип билгеләп үтте.
“Мин сезгә бик зур рәхмәтлемен. Бу авыруы белән күзгә-күз карашып калган кешеләргә дә кирәк. Ышаныгыз, без тиздән савыгабыз. Бу дөнья безнең һәркайсыбыз өчен нык үзгәрәчәк. Ә кыйммәтләр икенче, үзләренең чын мәгънәсенә ия булачак.
Сәнгать, җыр-моң, шигърият һәрвакыт безнең халыкның күңел түрендә булды. Ә җырлар үзләренә хас юллар белән безне берләштерде, күңелләребезгә сөю, ышаныч һәм өметләр өстәде.
Шуның өчен, әйдәгез, җырлыйк.
Ихласлык белән, сезнең Лев Лещенко.
Читайте нас: