Барлык яңалыклар

Егерме плүс егерме – кырык!

Гамил Әсхәдулланың яраткан саннары нинди?

Гамил Әсхәдулланың яраткан саннары нинди?
“Мунча ташы” эстрада театрына нәкъ шул кырык тулды, дуслар. Нәкъ кичә - Бөтендөнья көлке көне - 1 апрельдә!
«Мунча ташы»на 40 яшь тулды! Бик зур яшь бит бу театр өчен.
“Ул еллардан соң күп үзгәрешләр булды. СССРда эшли башлаган театр Русия дәүләте чорында эшләп йөри. Егерменче гасырда - егерме ел, егерме беренче гасырда егерме ел эшләп киләбез. Егерме плүс егерме – кырык!
Алай да әллә ни зурлап билгеләү яклы түгелбез. “Кырыктан соң –шырыкка” китмәсен дибез. Ырым-шырымга ышанмыйбыз да соң...
Минем үземнең яраткан саннарым да бар, ул – “5” “9”. Күңелгә якын саннар. Туган елым -1959, әллә шуннан чыктымы микән?”, - ди театр җитәкчесе Гамил Әсхәдулла.
Яраткан театрыбызның туган көне турында кемдер белми калган булса да, аңлашыла. Көлү кайгысы бик чамалы булып китте әле соңгы вакытта. Ярый, барсы да үтәр ул. “Мунча ташы” эстрада – юмор театрына да гел кызык кына булмаган инде. Иҗат бит ул! Эш! Кеше көлдерүе әллә бик җиңел эш, дип беләсезме?
Юбилей уңаеннан театрның җитәкчесе Гамил Әсхәдулла “Татар- тудей” белән әңгәмәдә бик күп иҗат нечкәлекләре турында тәфсилләп сөйләгән.
Аңлашылуынча, әлегә юбилейга әзерләнергә вакытлары юк. Әмма халык белән очрашулар алда көтә.
“Без эшли башлаганда халык мактамаган булса, күтәрелеп китәр идекме икән? Без дә ул вакытта яшь малайлар идек бит. Рәхмәт, остазларыбыз бик ярдәм итте!” дип яраткан артистыбыз.
“Мунча ташы”н түгәрәк дата белән котлыйбыз. Иҗади уңышлар тамашачы тулы заллар телибез. Бу хәлләрдән соң, халык аеруча алкышлар, дип уйлыйм, никтер. Сез ничек уйлыйсыз?
Читайте нас: