Барлык яңалыклар

Джиганга нәрсә булган?

Ул үзен психушкада ятам дигән, хатыны нәрсә булганны аңлый алмый.

Март башларында Джиган белән Оксана Самойлова аерылыша икән дигән имеш-мимеш таралды. Артист үзен сәер күрсәтә башлады: я килбәтсез роликлар төшереп куя, я әбүнәчеләре алдында сүгенә, я 5 яшьлек кызына сыра китерергә куша... Шуннан сакалы белән кашларын кырып ташлады, аннан тамашачыларга “психушкадамын” дип аңлатты. Психушка дигәнең Майамида рехаб булып чыкты. Аның кыланышларын берсе дә аңлый алмады, үзе исә Инстаграммда биполяр тайпылыш табулары турында язды. Моңардан тыш Гуф исемле рэпер музыкантның стриптиз-клубта йөрүләре турында да язып чыкты һәм интернет челтәрендә аның таныш түгел кыз белән күңел ачуы турында ролик йөри.
Джиганның хатыны Оксана Самойлова иренең кыланышларын ничек аңлатырга да белми. Алар 2012 елда өйләнештеләр һәм өч кызлары үсеп килә: 8 яшьлек Ариела, 5 яшьлек Лея һәм 2 яшьлек Майя.
“Мин балаларымның әтиләренә бу хәлдән чыгарга ярдәм итәргә тиешмен, - дип язды башта Оксана. – Нәрсә булып бетәр, белмим”.
Әмма Оксана барыбер дә аерылышырга карар иткән. Аңа бу карар, әлбәттә, авыр бирелгән, аңа дүрт баланы аякка бастырырга туры киләчәк бит.
Чыганак: hellomagazine.com
Фото: hellomagazine.com
Читайте нас: