Барлык яңалыклар

Заманына күрә көе

Элвин Грей тавыш-гауга тудырган эшен тамашачыга алып чыкты.

Элвин Грей тавыш-гауга тудырган эшен тамашачыга алып чыкты.
Элвин Грей, ягъни Радик Юлъякшин башкаруындагы “Бүлмәңнән чыкма” җыры бик “вакытлы” туган диләр. Хәлбуки, аңа Йосиф Бродскийның бу әсәренә кагылмаска киңәш итүчеләр булса да, ул үзенчә эшләгән.
Рэп стилендәге бу җырны бик вакытлы туды, диләр. Чөнки аның эчтәлеге әлеге вакытта изоляциядә утыручылар халәтенә туры килә. Җырда «Слейся с обоями, забаррикадируйся от космоса, эроса, расы, вируса», дигән сүзләр бар.
Трек коронавирус пандемиясен ачык чагылдыру сәбәпле, киң таралып өлгергән. Болай да эшсез утырган халык аны кат-кат крап өлгерде. Өч көндә, 25- 27 мартларда, постларга 82301 лай(е)к куелган, 2013 репост ясалган, аудионы 3010435 тапкыр караганнар.
Элвин Грей үзе бу эше турында болай ди: «Бу җыр Русия шоу-бизнесында башка бер җырда да булмаганча, бүгенге дөньяның эпидемия һәм сәяси давылларына тәңгәл килә. Минем аудиториянең ниндидер мөһим әйберләр турыңда сөйләшергә теләвен күптән тоя идем. Ышанам. Җыр безнең тынгысыз заманда бик үтемле булыр. Аның көен Башкортстанда билгеле җәмәгать эшлеклесе, иҗади кеше Ростислав Мурзагулов язды».
Читайте нас: