Барлык яңалыклар

Салават Фәтхетдинов: Барысы да үтәр

Җырчының табигатькә мөкиббән китүен барысы да белә.

Бүгенге көндә дөньяда хәлләр берникадәр тыныч түгел дисәң дә була. Оешмалар, күп кенә фирмалар ябылды.
Илдә — самоизоляция. Кешеләр йортларыннан, фатирларыннан җитди сәбәпсез чыкмый, урам буйлап йөрми. Шоу-бизнес вәкилләре дә өйдә утыра. Шул уңайдан Башкортстанның һәм Татарстанның халык артисты, якташыбыз Салават Фәтхетдинов Инстаграмына видео урнаштырган.
12 сыерчык умартасы ясадык. Мин аларны төрле төсләргә буядым да әле. Монысы кечкенәсе —“персонально” чыпчыклар өчен. Җәмәгать, тик ятмыйк, табигатьне булса да сөендерик. Кошларны сөендерик. Икеада бар да әзерләнгән, аласың да, кисәсең дә эшлисең. Бик матур. Килегез, өйрәтермен. Мунча керегез. Гаиләгез белән булыгыз. Тазалык, бәхет телим. Барысы да үтәр, Аллаһ боерса”, — ди эстрадабызның мэтры.
Читайте нас: