Бөтен дөнья коронарирус белән көрәшкәндә кайсыберәүләр бар халыкны гаҗәпләндереп.. курчакка өйләнергә теләве турында белдерә - актер һәм бодибилдер Юрий Толочко Марго исемле силикон курчагын кәләш итеп алырга җыена икән.
Толочко күптән түгел биргән интервьюсында булачак туйның үзенчәлекләре турында сөйләгән. “Туй экостильдә үтәчәк, - дигән ул. – Агачлар, чәчкәләр, үсемлекләр белән! 50-70 кеше чакырылачак. Алар – минем дусларым. Марго ягыннан да берничә ахирәте булачак. Алар – аңа киенергә ярдәм иткән стилистлар”.
Туйга кадәр кияү кәләшнең туй күлмәген күрергә тиеш түгел дигән ырым-шырымнарга карамастан, Юрий Маргоның туйда киячәк күлмәген күргән инде. Аны Маргога шәһәрдәге туй салоннарының берсе бушлай биреп торачак. Никах билгесе – балдакларны да “яшьләр”гә бүләк итеп биргәннәр.
“Туйда Маргоның силикон ахирәтләре булмаячак, - ди үзе актер. – Ләкин мин шундый ук ахирәтләре булган ир-егетләребезнең күләгәдән чыгуларын теләр идем. Андыйлар бар, мин беләм. Алар миңа язалар, ләкин бу хәлне танырга куркалар”.
Толочко фикеренчә, мондый мөнәсәбәтләр бар яклап та бик уңайлы икән. “Ирләр миннән көнләшә! – дип исәпли ул. – Бу союз – юридик яктан да, физиологик яктан да экологик, хәвефсез мөнәсәбәтләр”.
Ул моңа кадәр туйның я Алматада, я Нур-Солтанда үтәчәге турында әйткән булган. Тантананың төгәл датасы әлегә хәбәр ителми – актер шау-шудан һәм чакырылмаган кунаклардан курка. Әмма! Юрий Толочко никахка керү турында имзалы, рәсми сертификатлы тантана булачагына карамастан, загста никахны рәсми теркәү булмаячагын таныган.