Моңа кадәр Гөлүсәне күпләр Закир Шаһбан хатыны буларак кына белгәндер. Ә ул Казанда мең кешелек концертлар залында иҗат кичәсен уздырды. Анда иң популяр җырчылар Гөлүсәнең җырларын башкарды.
— Шигырьләрем җыр булып китсен дигән максатым юк иде. Үзем дә сизмәстән җырга әверелделәр. Аларны тыңлыйлар, ә сүзләрен кем язганын белмиләр. Җырларның авторы Гөлүсә Шаһбан икәнен белгертергә теләдем. Бу мишәрлегемдер инде (көлә). Күрмәүче кеше белән яшәгәч, мине кызганучылар да бар. Тик тормышымнан канәгатьмен. Үземне башкаларга исбатлар өчен Раббым тагын бер мөмкинлек бирде, дип кабул иттем. Бу мишәрлегемдер инде, дип елмаеп аңлатты ул курыкмыйча зур сәхнәдә концерт оештыруын.
— Гөлүсә, шигырьләрне күптән иҗат итәсеңме?
— Мәктәптә укыган чакта бераз язгалый идем, Закирга кияүгә чыккач, чын-чынлап иҗат итә башладым. Мин бик хисле, тиз гашыйк булырга мөмкинмен, тиз сүреләм. Ләкин шул арадагы хис-кичерешләрем шигырьләр тууга сәбәпче була. Тормыштагы теләсә нинди вакыйга: шатлыгы да, кайгысы да иҗат итәргә этәргеч бирә. Күңел буш икән, иҗат итеп булмый...
— Шигырьләреңне беренче итеп кемгә укыйсың?
— Закирга. Ул иҗатыма мөкиббән. Закир — чын ир-ат, минем өчен терәк, сынмас, бөгелмәс, көчле рухлы кеше. Якыннан аралашучылар аның горур ир-ат икәнен белә. Закирның һәрчак ярдәм итәрдәй дуслары бар. Аның белән горурланам.
— Кызыгыз Алисә дә әтисе белән чыгыш ясый.
— Әйе, алар бик тату. Алисә дәресләрен гел әтисе белән әзерли иде. Кызыбыз музыка мәктәбен тәмамлады. Скрипкада, гитарада уйный. Алар әтисе белән үзләре генә аңлаган музыка телендә сөйләшә. Хәзер Алисәгә 16 яшь. Икесен генә калдырып, ике-өч көнгә авылга әти-әни янына да кайтып киләм...
— Закир абый белән ничек таныштыгыз?
— Тулай торакта Фирүзә Сибгатуллина белән яшәдем. Миңа 27 яшь, заводта эшләгән чак. Бервакыт телевизордан Закир Шаһбан җырлый. “Их, бу кеше белән күрешеп сөйләшәсе иде”, — дим. Фирүзә икенче көнне Закирны тулай торакка кунакка чакырды. Барлы-юклы акчабызга табын әзерләгәнне, Закир белән биегәнне хәтерлим. Икенче көнне аның янына кунакка бардым. Ашарына пешердем, керен юдым. Аңа гел ярдәм итәсем килде. Шуннан ул тәкъдим ясады. Мине мескен, ир таба алмаганга Закирга кияүгә чыккан, дип уйлаучылар да булды. Тик аны яраттым. Бәхетле яшәр өчен кешенең байлыгы да, чибәрлеге дә кирәк түгел, эчке дөньясы матур булырга тиеш икәнен күптән аңладым. Ялгышлык белән 18 яшемдә кияүгә чыккан идем. Закирның да мин — дүртенче хатыны. Аллаһ безгә кавышырга мөмкинлек бирде. Моңа бик рәхмәтлемен...
— Шәһәр читендә кечкенә агач йорт турында хыялланам. Шунда чәчәкләр үстереп, Закир белән оныкларымны, якыннарымны каршы алып яшәргә телим. Биек сарайлар кирәк түгел. Күңел тынычлыгы булса җитә.