Барлык яңалыклар

Фирдүс Тямаев: "Мин паникага бирелмим әле!"

Фирдүс Тямаев тамашачыларына белдерү ясады.

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев концертлары күчерелү-күчерелмәү турында тамашачыларына белдерү ясады. Илдәге эпидемиологик хәлнең катлаулы булуы һәм 19нчы марттан 15нче апрельгә кадәр карантин игълан ителү сәбәпле концертлар графигы турында төгәл мәгълүмат әлегә юк. Мәдәният сарайларыннан хәбәр килүгә концертларның кайсы датага күчерелүен җырчы тамашачыларына үзе хәбәр итәчәк.


Хәбәрдар булу өчен җырчының инстаграм сәхифәсен күзәтеп барырга киңәш ителә. Әлегә Түбән Кама, Яр Чаллы шәһәрләрендәге концертлар билгесез срокка кичектерелә һәм соңрак хәл ачыклангач, концерт буласы көннәр хәбәр ителер дип көтелә.


Ә менә 23-28 март көннәрендәге Уфадагы концертлар турында җырчы әле мәгълүмат бирмәде. Концерт билетларын кире кайтарырга да мөмкин. “Түзә алганнарыгыз шул билетлар белән алга күчерелгән концертларга керә аласыз. Мин әле үзем паникага бирелмим. Иң мөһиме, исән-сау булыйк”, - дип җырчы.


Сорауларыгызны концертлар буласы шәһәрләрдәге мәдәният сарайлары телефоннарына шалтыратып белешү дә комачау итмәс.


Читайте нас: