Барлык яңалыклар

Якташыбыз Евровидениедә чыгыш ясаячак

Флорида Чантурия Little Big панк-рейв төркеме составында чыгыш ясаячак.

Белоретта туып-үскән билгеле “Ленинград” төркеменең вокалисткасы Флорида Чантурия майда Нидерландиядә үтәчәк Евровидение — 2020дә катнашачак. Флорида Little Big панк-рейв төркеме составында чыгыш ясаячак. Бу хактагы мәгълүмат башкаручыларның социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында басылып чыкты.
“Санкт-Петербург җыелмасын җыйдык: Евровидение — 2020гә без киңәйтелгән состав белән барачакбыз — Флорида Чантурия (“Ленинград” төркеме) һәм Юрий Музыченко (The Hatters төркеме)”, - диелә төркемнең мөрәҗәгатендә.
Кичә шулай ук “Уно” композициясе премьерасы үтте. Нәкъ шушы җыр белән музыкантлар Евровидениене яуларга омтыла. Флорида Чантурия бэк-вокалистка ролен башкарды. Әйткәндәй, җырга төшерелгән клипны “Беренче канал”ның “Вечерний Ургант” тапшыруында күрсәткәннәр.
Читайте нас: