Барлык яңалыклар

Ринат Рахматуллин 19нчы тапкыр авариягә эләккән

Ринат Рахматуллин - бик күп матур җырлар авторы.

Билгеле җырчы Ринат Рахматуллин юл һәлакәтенә юлыккан. Машинасының алгы өлешенә бик нык зыян килгән. Җырчы үзе дә шактый гына җәрәхәтләр алган. Фотосурәтләрдән күренгәнчә, Ринат әфәнде кулын авырттырган. Аңа гипс салганнар. Шулай ук башы да яраланган.

P.S. "Интертат" басмасы язуынча, бу инде җырчының унтугызынчы (!) авариясе.

Шулай да җырчының гастрольләр графигына зыян килмәгән. "Гипслы куп белән дә җырларга әзермен", - ди ул.
Читайте нас: