Барлык яңалыклар

Гөлсирин Абдуллина Рифат Фәттахов белән эшләвен дәвам итәрме?

Гөлсирин Абдуллина билгеле продюсер Рифат Фәттахов белән 7 ел дәвамында хезмәттәшлек итте.

Р.Ваһапов исемендәге татар җыры фестиваленең яңа проектларына багышланган матбугат очрашуының ахырында

бер мәсьәлә телгә алынды.


Бу исә Гөлсирин Абдуллина һәм Рифат Фәттахов арасындагы хезмәттәшлекнең вакыты тәмамлануга бәйле. Продюсер яшь җырчыга килешүне озайтырга тәкъдим иткән инде, тик Гөлсирин Абдуллина әлегә җавап бирергә ашыкмый.


– Минем хәзер гаилә хәлем дә үзгәрде. Мондый зур карарны кабул итәр өчен уйларга, якыннарым белән киңәшләшергә кирәк, – диде ул.


Лилия Гыймазова.
"Ватаным Татарстан".
Читайте нас: