Барлык яңалыклар

Актёр Том Хэнкс һәм аның хатыны коронавирус йоктырган

Кызганыч, чир беркемне дә аямый шул...

Ирле-хатынлы үзләрен начар хис иткән һәм аларның коронавируска биргән анализлары уңай нәтиҗә күрсәткән. Әлеге вакытта 63 яшьлек актёр Австралиядә Элвис Пресли хакындагы нәфис фильм съемкаларында катнаша. Хатыны да аның белән. Ир белән хатын хәлсезлеккә, тәндәге авыртуларга зарлана. Җитмәсә, Хэнскның хатынының тәнен калтыравык баскан һәм температурасы күтәрелгән.
“Барысын да дөрес һәм тиешенчә эшләр өчен без коронавируска анализ бирдек”, — дип яза Хэнкс. Аның сүзләренчә, анализлар чыннан да коронавирус чире барлыгын күрсәткән. Актёр шулай ук хатыны белән бергә күпме кирәк, шулкадәр изоляциядә яшәргә риза булуын әйтте. ABC.net хәбәр итүенчә, Хэнкс һәм аның хатыны Голд-Кост шәһәрендә дәвалана.
Хэнксларның малае Чет үзенең Instagram-ында хәбәр итүенчә, әти-әниләре үзләрен яхшы хис итә һәм барлык тиешле саклану чараларын күрәләр.
Читайте нас: