Барлык яңалыклар

Кокорин да аңлаган

28 яшьлек футболчы Александр Кокорин әледән- әле җәнҗаллы хәлләргә юлыгып тора

28 яшьлек футболчы Александр Кокорин әледән- әле җәнҗаллы хәлләргә юлыгып тора. Соңгысы һәм иң яңгыравыгы 2018 елның октябрендә булды. Ул чакта Кокорин һәм Мамаев ике кешене тукмап, төрмәгә эләкте. Футбол йолдызлары җәзадан котылуларына нык өметләнсә дә, төрмәгә эләкте һәм елга якын утырып чыкты.
Төрмә футболчыны нык үзгәрткән. Иреккә чыкканнан соң Александр кыйммәтле чит ил машиналарын сатып бетергән. Хәзер ул гади BMWда йөри ди. Зиннәтле һәм кыйммәтле очынгыч тормышка бәйлелеге кими төшкән. Аның каравы, гаилә кадерен яхшырак аңлаган.
“Иң мөһиме– якыннарыңның яныңда булуы. Хатыным авыр чакта миңа зур терәк булды, һәрвакыт бәйләнештә торды. Улыбызга “әтиең эштә” дигән. Бала мине юксынды, мин дә аны нык сагындым. Гомумән, мин шуны аңладым: бу тормышта иң мөһиме – гаилә!” – ди Кокорин.
Чыганак һәм фото:starhit.ru
Читайте нас: