Барлык яңалыклар

Хюрем кемгә гашыйк?

Нәкъ “Великолепный век” сериалын төшергәндә актриса партнерына гашыйк булуын әйтә.

Мерьем Узерли һәм Озан Гювен күп еллар бер мәйданда эшли. Әмма нәкъ “Великолепный век” сериалын төшергәндә актриса партнерына гашыйк булуын әйтә. Сериал өстендә эшләү алты ел элек тәмамланса да, Мерьемнең хисләре әле булса суынмаган. Әмма артистларны дуслык кына бәйли.
Рөстәм-паша ролен башкарган Озон Гювен белән алар кино мәйданчыгыннан тыш та күп аралашкан. Шул чакта гашыйк булган да инде Мерьем хезмәттәшенә. “Үбешү сәхнәләрендә партнерым Гювен булганда гына мин үземне иркен тотам”,– ди йолдыз.
Съемкалар беткән вакытта Узерли бойфренды һәм туачак баласының әтисе Джан Атеш белән аерылышкан. Кызы Лара тугач, актриса “башаяк” бала мәшәкатьләренә чумган. Әле алар Германиядә яшәп ята.
Читайте нас: