Барлык яңалыклар

“Сафиядә кунакта”

Уфада мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен театр һәм декоратив-гамәли сәнгать студиясе ачылды.

Уфада мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен театр һәм декоратив-гамәли сәнгать студиясе ачылды. Студия җитәкчесе – күренекле телевидение алып баручысы, күп балалы ана һәм “кояш кызы” Сафиянең әнисе Земфира Байбулдина.
“Сафиядә кунакта” студиясендә сәламәтлеге чикләнгән балалар да, өлкәннәр шөгыльләнәчәк. Шулай ук 4 яшьтән 18 яшькәчә сәламәт балалар да шөгыльләнә ала. Аларны актерлык осталыгына, сөйләм техникасына, сөйләм осталыгына һәм чүлмәк ясарга өйрәтәчәкләр.
“Проектның уникальлеге шунда – бер үк сәхнәдә сәламәт балалар белән бергә мөмкинлекләре чикле сабыйлар чыгыш ясаячак. Күп тапкырлар ата-аналарның “үзенчәлекле” балаларны кабул итә алмавын, алардан читләшүен күрдем, шуңа күрә, иң беренче чиратта, ата-аналарны “дәваларга” кирәк,” – ди Земфира Байбулдина.
Студиядә барысы да өйдәге кебек: кухня да, чәй эчү урыны да, ял итү урыны да бар.
9 бала әлеге студиягә язылып та өлгергән инде. Балалар белән профессиональ артистлар Ленария Хаҗиева, Башкортстанның халык артисты Александр Кузьменко, чүлмәк ясау эше остасы Бабкен Туманян шөгыльләнәчәк.
Чыганак һәм фото: Башинформ.
Читайте нас: