Барлык яңалыклар

Хатын-кыз бәхете телим һәммәгезгә!

Ике малай арасында үскәнгәме, табигатем шундый булганмы – бик чая, шук идем. Нәнәйдән шуның өчен бик еш эләкте. Малайлардан да уздырасың, ди торган иде.

Елена Фатыйхованың исеме “Өмет” укучыларына яхшы таныш. Берничә ел ул әдәбият һәм сәнгать бүлегендә эшләп китте. “Шәрык” радиосы тыңлаучылары өчен дә “үз кеше”. Әмма шулай да Елена Фәнил кызының бу тормышта башкарган төп вазыйфасы – Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Мәхмүт Фатыйховның яраткан тормыш иптәше һәм театр белгече, тәнкыйтьче Таңчулпан Фатыйхованың газиз әнисе.
– Лена апа, әңгәмәбезне традицион сораудан– тормыш юлының башыннан башлыйсы килә.
–Бүздәк районының Кәпәй-Кобау авылында 3 балалы гаиләдә беренче һәм бердәнбер кыз булып дөньяга килгәнмен. Ике малай арасында үскәнгәме, табигатем шундый булганмы – бик чая, шук идем. Нәнәйдән шуның өчен бик еш эләкте. Малайлардан да уздырасың, ди торган иде. Туган авылымдагы унеллык мәктәпнең 8нче сыйныфын тәмамлаганнан соң, Туймазы медучилищесына укырга киттем. Әнинең теләге иде бу. Ә мин үзем һәрвакыт иҗатка тартылдым. Укытучым да я театр бүлегенә, я филологиягә китәрсең ди иде. Әни исә: “Кызыкаем, буең бигрәк бәләкәй. Уннан соң институтка барып, укырга керә алмасаң, заводка эшкә барасыңмыни? Анда ничек эшләрсең?” – дип борчылды. Фельдшер-акушерлыкка укып, авылга эшкә кайттым. Тик авыл кысаларына сыймыйча, шәһәргә чыгып киттем. Уфада да бераз дәваханәдә эшләдем әле. Үзем дәваханәдә эшлим, үзем параллель рәвештә кичен театрга урнаштым. Чөнки күңелем медицинада түгел иде. Шуңа күрә сәнгать институтының режиссерлык факультетына барып карадым. Анда үтмәгәч, БДУның филология факультетына кердем. “Нур” театры студиясе ачылгач, 8 кешелек төркем булып оешып, 6 ел анда эшләдем. БДУда соңгы имтиханнарны тапшырганда кызымны таптым.
– Иң кызыгын сөйләми үтеп китеп барасың. Мәхмүт абый белән кайда һәм ничек таныштыгыз?
–“Нур” театрының студия булып эшләгән чагы иде. Безнең студияне Казанга “Адым” дип аталган шундый ук театр студиясе белән берлектә спектакль куярга җибәрделәр. К.Тинчуринның “Ил” драмасын сәхнәләштердек. Мәхмүт ул чакта училищеның соңгы курсында укып йөргән егет. Читтән-читтән генә карап йөргән кебек иде, әмма артык игътибар күрсәтмәде. Спектакльнең премьерасыннан соң Уфага кайтып китәр алдыннан кичне җыелышып табын кордык. Шунда Мәхмүт киләчәккә планнарым турында бик сорашты. Ике ай бергә эшләгәч, ул сораулар мине барыбер әллә ни гаҗәпләндермәде. Кайткач, ул сәнгать училищесын тәмамлап, Ырынбур дәүләт театрына эшкә китте. Тәүдә хатлар язды, аннан Уфага килеп йөри башлады. Ниндидер ялкынлы мәхәббәт турында сөйләр дип көтәсеңме? (көлә.) Ә без ничектер гади генә очраша башладык та, гади генә кавышып, гаилә корып яшәдек тә киттек. Язмышыма ул язылган булгандыр, үз кешем булгангадыр.
– Ә ни өчен театрдан киттең?
–Төп сәбәбе: икең дә театрда эшләгәч, баланы карау җайсыз иде. Хәзер яшьләрнең балалары сәхнә артында да үсә ул. Әмма без икебез дә андый тормышны кабул итә алмадык. Шуңа күрә театрдан киттем. Өйдә утырганда “Шәрык” радиосына алып баручы кирәклеген белгәч, шунда бардым. Ике генә көн сынау үткәрделәр, өченче көнне мин туры эфирга чыктым. Ә гадәттә ай ярым, ике ел стажировка үтәләр иде. Театрда эшләвем булышты миңа. Менә быел июньдә радиода эшләвемә 23 ел була. “Радио җене” бер кагылса, нык кагыладыр. Җаным белән ял итеп, иҗади иректән ләззәт алып эшләп йөрим. Безнең иртәнге программалар бик күңелле үтә. Тыңлаучылар актив кушыла, фикерләрен җиткерәләр. Турыдан-туры бәйләнеш нык ошый. Артистлар, төрле һөнәр ияләре белән аралашасың. Дөрес, һәр кеше белән рәхәтләнеп сөйләшер өчен күп укырга, мәгълүматлы булырга кирәк.
Алкышларны һәм балкышларны Мәхмүт абыйга калдырып, сәхнәдән киткәнсең дә “артист хатыны”на әйләнгәнсең. Ә артист хатыны булу авыр диләр бит. Чынмы ул?
–Артист хатыны булуның авырлыгы нәрсәдә? Иң беренче чиратта, ялларны, бәйрәмнәрне гел аерым үткәрүдәдер. Бәйрәмнәрдә артист халкының кызу эш вакыты бит. Өйләнешкәч, беренче елларда мин әти-әни, туганнар янында ялгызым була идем. Гел шуңа кимсенә идем. Мин бит кияүгә чыктым, нигә бәйрәмнәрдә ялгыз булырга тиеш соң дип уйлый идем. Тора-бара күнектем. Кешеләр концертларга киенеп-ясанып парлап киләләр. Мин анда да ахирәтем белән барырга мөмкинмен. Ялгызым гына да барып утыра алам һәм моны нормаль күренеш итеп кабул итәм. Ә артист хатыны булуның башка авырлыгын белмим. Театр эше – шундый ук эш бит. Дөрес, җайлы-җайсызрак инде бераз. Төнлә кайтырга, иртән иртүк чыгып китәргә мөмкин. Җайлашасың инде анысына да. Кызым кайчак “әни, син ничек бар нәрсәгә җайлаша беләсең ул?” – ди. Җайлашмасаң, яшәп булмый, кызым, дим. Кабул иткәнмен мин бу тормышны, шуңа күрә авыр булып тоелмый.
–Сез романтик хисле кешеләрме?
–Романтик хисле дип әйтергә буладыр... Әмма йолдызлык буенча без икебез дә Җир билгесе. Ай нурында вәгъдәләр бирешеп, шәмнәр кабызып кичке ашлар үткәргән юк. Мәхмүт яратуны эш белән дәлиллиләр ди. Шулай да бөтенләй ят хис түгел ул безгә. Баланың бәйрәмнәрен бик матур үткәрәбез. Икебез дә романтик та, әмма шул ук вакытта аяк та җирдә тора.
–Күккә күтәрелеп алсагыз да, кире кайта беләсез инде?
Беләбез, әйе. Мәхмүт үз гомерендә бер тапкыр яратам дип әйтте. Анысы да кызыбызны роддомнан алып чыккан көнне. Кабатлап тормаса да, мин аның яратуын сизеп яшим. Шул җитә.
–Лена апа, синеңчә нәрсә ул бәхет? Һәм аны хатын-кызныкына, ир-атныкына аерып буламы?
–Бер акыл иясе әйткән бит: бәхет – ул бәхетсезлек булмау. Менә шушы сүзләрнең мәгънәсен мин туганымны югалту кайгысын кичергәч кенә аңладым. Бөтен дөньяга, тормышка карашым үзгәрде. Бәхет – ул гади генә: иртән исән-сау күзләреңне ачып, якыннарыңны күрү бит инде ул. Хатын-кыз бәхете ирдән уңу. Гаиләсендә барысы да исән-сау булса, тыныч яшәсә, бәхетле була. Кайвакыт үземә “Дөрес яшәдемме?” дигән сорау бирәм. Кияүгә чыктым, тынычландым да гаилә тормышы белән генә яши башладым. Юкса, кияүгә чыкканчы мин бик актив идем. Нишләп басылдым икән дип уйлап куям. Зур-зур омтылышлар белән яшәгән кешеләр дәрәҗәләргә иреште. Исемнәр дә алып булыр иде бит. Ә мин хатын-кыз бәхетен гаиләмдә генә күрдем. Анда җылы, тыныч, миңа игътибар җитә икән, шул минем өчен бәхет. Һәм ул бәхет бөтен исемнәрне, бөтен дәрәҗәләрне алыштыра ала. Ә ир-ат бәхетенә килгәндә башкачарак. Ул гаилә белән генә чикләнә алмый, тормышта, эшендә нәрсәгә булса да ирешергә тиеш. Дәрәҗәсе булырга тиеш. Һәрхәлдә шуңа омтылырга тиеш. Ир-ат ялкау булырга тиеш түгел, надан булырга тиеш түгел. Хатын-кыздан күпкә акыллырак булырга тиеш.
–Ә бүгенге хатын-кызларга нинди сыйфат җитми дип уйлыйсың?
–Хатын-кыз җылылыгы җитми кебек. Гүзәл затларда дорфалык артты. Бүген ир-егетләр хатын-кыз нәзәкатьлелегенә сусаган. Кызларны нәфис итеп, йомшак итеп күрәсе килә. Тик ни кызганыч, замана шаукымы микән (кырыс бит инде без яшәгән заман) кырыслана гүзәл затлар...
–Син үзең сокланып туймаслык нәзәкатьле хатын-кыз. Һәм шул ук вакытта син футбол фанаты да. Болар икесе бергә сыеша алмый төсле, әмма сыеша. Кайчан йокты сиңа “футбол чире”?
–Бу чир миңа кызым аша “йокты”. Ул 7 сыйныфта укыганда “Локомотив” клубы белән кызыксына башлады. Аның уенчысы Сычовка гашыйк булып, футбол дөньясына кереп китте. Ә бала ни белән кызыксына, ана кеше игътибарлы бит инде. Аңа ияреп мин дә кереп киттем. Хәзер кызым футболдан бераз читләште, ә мин футбол уеннарына йөрүемне дәвам итәм. Ирем футбол-хоккей белән кызыксынмый. Ә мин дәрт белән карыйм. Телевизорны кабызып куям да... Кайчагында “кычкырма әле шулкадәр” диләр. Ә футболны тыныч кына карап буламыни? Балачакта малайлар арасында үскән шуклык чыгадыр дим мин. Әмма ул нәзәкатьле булырга һич кенә дә комачауламый.
–Ә елата торган хатын-кыз сериаллары карыйсыңмы?
–Юк, фантастика белән “сабынлы опера”лар минеке түгел.
–Ашарга пешерергә яратасыңмы?
–Әйе, анысы минем йомшаклыгым. “Әниең кайда?” дип сорый да әтисе “Яраткан урынында” дип җаваплый кызым. Мин ашны төрләндерергә яратам. Бер үк әйберне кат-кат пешерү минем өчен кызык түгел. Үзем дә тәмле ашарга яраткангадыр инде. Көн саен салат әзерлим, әмма ул беркайчан да кабатланмый. Яңа ел табынында былтыр әзерләнгән салатлар быел куелмый.
–Рецептлар кайдан аласың? Туплап киләсеңме? Интернеттан карыйсыңмы?
–Интернеттан карыйм. Тиз генә әзерләп алыйм дисәң, тиз генә интернетка керәсең дә табасың. Җайлы бит.
–Ә бит интернеттан алган рецепт буенча ризык килеп чыкмаска да мөмкин. Нәрсәсендер әйтеп бетермиләрме, язып бетермиләрме...
–Берничә тапкыр булды андый хәл. Шуңа күрә хәзер чамалауга күчтем. Еллык тәҗрибәм ярдәмгә килә.
–8 Мартка нинди үзенчәлекле бүләк алганың бар?
–Үзенчәлекле дип... Мин практик кулланышта булган бүләккә бик нык куанам. Ирем дә игътибарсыз калдырмый, әлбәттә, шулай да кызым аеруча матур бүләкләр бирә. Көндәлектә кирәк булган әйбер бүләк итәләр алар.
–Бүләк алырга яратасыңмы, бирергәме?
–Икесен дә. Безнең әни дә бүләк өләшергә ярата. Һәрберебезгә әзерләп куя да шуларны сөенә-сөенә тарата. Мин дә бүләк бирергә яратам. Алу да күңелле, сүз юк.
–Синең паспорттагы яшеңне белә алган кеше юктыр. Һәрвакыт кызлар көнләшерлек яшьсең һәм чибәрсең. Серен ач әле!
–Үз вакытында медицина училищесында физиология дәресен уку файдага булгандыр. 18-19 яшемдә бит тиремә игътибар итә башладым. Иртән нинди крем сөртергә, кич нинди – белә идем. Ә гомумән яшь булуның сере гади аның: туйганчы йоклау, күңелең теләгәнне ашау, атна саен мунча керү. Бөтен хатын-кызга билгеле сер инде бу. Мин бөтенләй үз-үзенә игътибар итмәгән хатын-кызларга аптырыйм.
–Соңгы берничә ел эчендә ясатылган каш-керфекле, кабартылган иренле “курчак чибәрлеге” белән дөнья тулды. Моңа синең мөнәсәбәтең нинди?
–Без кабул итә ала торган әйбер түгел инде ул. Табигый матурлыкка берни җитми. Аллаһ тарафыннан бирелгән йөзеңә риза булырга тиешсең дип өйрәтә коръән. Ирем дин юлында булгач, аның сүзләре барыбер дә күңелгә, башка керә. Ә ул Аллаһ биргән кыяфәтеңә риза булырга тиешсең, ди. Риза булмау зур гөнаһ, ди. Ул миңа моны өйләнгәч тә әйтеп куйган иде, күңелгә ныклы кереп утырды. Күпертелгән иреннәр, тарттырылган күзләргә карау күңелле түгел. Ир-атлар андый матурлыкны гомумән яратмыйдыр. Барысы да бер йөзле, бер битле. Шуңа күрә бераз гына аерылып тору комачауламас.
–Бәйрәм уңаеннан хатын-кызларыбызга нинди теләкләр җиткерерсең?
–8 Март ул минем өчен иң беренче чиратта Әниләр көне. Мин әниләрнең һәрберсенә үстергән балаларыннан игелек күрсеннәр, беркайчан да бала кайгысы кичермәсеннәр дип телим. Иң зур теләгем шул. Ә кызларга матур булыгыз, дим. Яшь булып калу серләрен өйрәнегез. Ир-егетләрегез үзегезне кадерләсен иде. Ә кадерләр өчен дәрәҗәгез булырга тиеш. Үзегезне лаеклы тота белегез, үзегезне куя белегез. Гүзәл зат икәнегезне онытмагыз. Төс-кыяфәтегез белән дә, үз-үзегезне тотышыгыз белән дә гайрәт чигерә торган булмагыз. Хатын-кыз матур булырга тиеш. Матур булыгыз!
Читайте нас: