Барлык яңалыклар

Данир Сабиров дәүләткә бурычлы буламы?

Данир Сабировка “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде

Данир Сабировка “Татарстанның атказанган артисты” дигән мактаулы исем бирелде. Дөрес, әлеге исемне артист өч ел элек көткән булган...
–30 яшьлегемә документлар җыйган идем һәм туган көндә тапшырырлар дип көткән идем. Ул чакта, юк энекәш, әле син моңа лаек түгел, диделәр. Көткәндә булмады, көтмәгәндә килде. Тормыш шунысы белән кызык инде ул, – ди юмор остасы.
Максим Галкинның концертында булуын да сөйли артист.
–Аның да бер исеме дә юк икән. Бәлкем исем бирмәү хәерлерәктер дә әле ул. Галкин шулай ди. Концертында: “Юкса мин дә дәүләткә бурычлы булып калам сыман. Болай күңел тыныч”, дип көлдерде,–ди.
Галкинның күңеле тынычтыр да ул. Ә менә хәзер Сабиров дәүләткә бурычлы буламы инде?..
Читайте нас: