Барлык яңалыклар

Алсу Фазлыеваның гаиләсенә кайгы килгән

Бүген төнлә Алсу Фазлыеваның әтисе вафат булган.

Бүген төнлә Алсу Фазлыеваның әтисе Фидаил абый вафат булган.

Алсуның әтисе соңгы араларда нык авырган, үпкәләре эшләми башлаган. Температурасы күтәрелгәч тә, сәламәтлегенә җиңелчә генә карап, машинасында йөргән, күрше төбәкләргә дә чыккан. Хастаханәгә килгәч, хәлнең бик катлаулы булуы ачыкланган, шактый вакыт Фидаил абый реанимациядә яткан. Балалары гел янында булган. Алсу да, кичләрен концерт куйса, иртән иртүк әтисенә янына утырырга килгән.

Алсу һәм Азат Фазлыевларның кайгысын без дә уртаклашабыз. Әле яңа гына алар Алсуның туган ягы Балтачта концерт куйган иделәр. Азат концерттан соң "кияү генә булсам да, сәхнәгә чыкканда җылы алкышлар, тулы заллар белән каршы аласыз" дип язып куйган иде.
Читайте нас: