Барлык яңалыклар

Шатлыкларын уртаклашабыз!

Камаловлар бәбигә исем сайлый.

Безнең якын һәм ышанычлы дустыбыз, искиткеч моңлы тавышлы җырчыбыз Айсылу Такиянузова-Камалова 8 Март җиткәндә өченчегә әни булды!
Айсылу хәзер өч баһадир әнисе!
Күптән түгел басылган мәкаләдә без көтелгән шатлык турында язган идек. Менә вакыты да җитте.
Айсылу бәләкәчне Уфада перинаталь үзәктә тудырды. Уллары Фидан белән Рамзан хәзер абый булдылар. Әни дә, сабый да үзләрен әйбәт хис итә.
Әле инде Камаловлар төпчеккә исем сайлау мәшәкатен дә кичерә.
"Фидан белән Рамзан тугач, исемнәре шунда ук уйга килгән иде, монысына сайлыйбыз әле",– ди бәхетле әни.
Без бу матур гаилә өчен бик шатбыз. Котлыйбыз! Бәхетле, тәүфыйклы сабый булсын, пар канатлы булып үссен. Абыйларыннан күп матур шөгыльләр өйрәнсен.
Читайте нас: