Барлык яңалыклар

Элвин Грей “Дом-2”да нишләп йөри?

Башкортстанның популяр җырчысы Элвин Грей ТНТ телеканалындагы “Дом-2”га барып, элекке йөргән кызы турында сөйләп кайтырга уйлаган.

Башкортстанның популяр җырчысы Элвин Грей ТНТ телеканалындагы “Дом-2”га барып, элекке йөргән кызы турында сөйләп кайтырга уйлаган.
“Дом-2” кысаларындагы “Бородина Бузовага каршы” программасы эфирында Элвин элекке йөргән кызы Алина Гәлимова белән мөнәсәбәтләре нинди булганлыгын бәян итәчәк икән.
Элвин Грей белән Алина Гәлимова кайчандыр очрашып, дуслашып йөргән булганнар. Җырчы җырларын да сөйгән кызына багышлап җырлаган. Ә аннары аларның дуслыклары беткән: Алина “Холостяк” исемле шоуга киткән, аннары “Дом-2” килеп, Захар Саленкога “симпатия”сен белдергән. Әмма Никита Рудаковтан башка кызга башка беркем дә игътибар итмәгән.
Эфирда телевидение алып баручылары Алинаның һаман да Элвин Грейны оныта алмавын искә алганнар, ә бит Грейның әлеге вакытта башка йөргән кызы бар. Эфир бүген 5 мартта чыгачак.

Фото: gorobzor.ru

Чыганак: gorobzor.ru

Читайте нас: