Барлык яңалыклар

Фидан Гафаровка нәрсә булган?

Артист 22 санлы дәваханәдә ята.

Узган шимбәдә, 29 февраль көнне Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаровны Уфаның 22 санлы дәваханәсе реанимациясенә салганнар. Бу хәбәр кичә, 3 мартта билгеле булды. “Комсомольская правда”ның үз чыганагы хәбәр итүенчә, артистның бөерләре белән проблемалары килеп чыккан.
Соңрак Азамат Гафаров әтисенең хәленә карата комментарий биргән. Легендар артистка операция ясаганнар һәм хирургия бүлегендәге гомум палатага күчергәннәр.
– Операция уңышлы үтте, аның бар да әйбәт, — ди Азамат Гафаров. – Иртәгә аны чыгаралар. Аның бөерләреннән ике ташын алдылар.
Яраткан артистыбызның чын күңелдән исән-сау терелеп чыгуын телибез!
Читайте нас: