Барлык яңалыклар

Бер пинжәге генә дә 20 мең доллар!

Киемнәре аны Мәскәүдәге фатирларыннан “куып чыгарган” ...

Филипп Киркоровның кием коллекциясенә иң очынгыч “модник” та көнләшер. Җырчы шопингка беркайчан да акча кызганмавын яшерми. Шуңа күрә киемнәре аны Мәскәүдәге фатирларыннан “куып чыгарган” хәтта. Шәһәр читендәге йортында да гардероб бүлмәсе төп бүлмәләрнең берсе. “Көненә биш тапкыр алыштырган очракта да һәр киемне бер тапкыр киеп чыгар өчен ун гомер җитмәс”, – ди Киркоров үзе. Поп-корольнең һәр киеме компьютер базасына кертелгән. Махсус кеше көн саен җырчыга кабатланмаган образ тудырырлык итеп кием сайлап утыра.
Ул кием-салымның хакын гади адәм баласы күз алдына да китерә алмый, әлбәттә. Филипп Бедросовичның бер пинжәге генә дә 20 мең доллар тора. Ә февральдә дөнья күргән “Романы” клибы өчен ул костюмын Сицилиадан махсус сатып алган. 35 миллионга сумга...
Чыганак һәм фото: starhit.ru
Читайте нас: