Барлык яңалыклар

Анастасия кайда?

Анастасия Заворотнюкның туганнары элеккечә актрисаның сәламәтлегенә кагылышлы мәгълүматны җиде йозак астына яшереп саклый.

Анастасия Заворотнюкның туганнары элеккечә актрисаның сәламәтлегенә кагылышлы мәгълүматны җиде йозак астына яшереп саклый. Ә сер һәрвакыт игътибарны җәлеп итә. Тик ни өчен кирәк аларга мондый игътибар? Шулай ук пиарның бер алымы микәнни?
Актрисаның язмышы белән кызыксынучылар аны илдә юк дип саный. Чөнки яман шеш авыруыннан соң реабилитация үткәрә торган дәваханәләр күп түгел: берсендә булмаса, икенчесендә Заворотнюкны танырлар иде. Әлеге вакытта “няня” Италиядә дигән фараз бар. Нәкъ шунда актрисаның кызы күптән түгел ял итәргә барган. Дөньяны, шул исәптән Италияне дә, коронавирус шаулатканда кыз күңел ачар өчен шул илне сайлар идеме икән?..
Чыганак һәм фото: starhit.ru
Читайте нас: