Барлык яңалыклар

"Мунча ташы" театры артистлары авариягә очраган

Артистларның Кукмарада чыгыш ясарга китеп барышлары булган.

Бүген 29 февраль көнне “Мунча Ташы” театрының автобусы трассада һәлакәткә юлыккан. Аллага шөкер, барысы да исән-сау. Хәл болай булган. Театрның бер төркем артистлары һәм техник хезмәткәрләре төялгән автобус М-7 трассасындагы Мамадыш районы тирәсендәге мәчет янында туктый. Шуннан соң кузгалып киткәч күп тә үтми Кукмарага таба борыласы.
Зур автобус берзаман юл кырыена китә башлый. Әллә юл кырыендагы саз, әллә башка нәрсә сәбәпче була. Һәрхәлдә, барысына ЮХХДИ тикшерүләреннән соң билгеле булачак. Автобус электр баганасына бәрелә, бу аның тизлеген бераз киметә. Пассажирлар арасында үлем-китем юк. Әмма бераз җәрәхәт алучылар да булган. Әнфис Кәлимуллинга гипс куярга мәҗбүр булганнар. Авария урынына Мамадыштан ашыгыч ярдәм машинасы килгән. Калганнар җиңел машинага утырып киткәннәр, автобус һәлакәт урынында калган.
Юл газабы - гүр газабы, дип борынгылар юкка әйтәмәгән шул. Ярый җитди җәрәхәтләр һәм имгәнүләр алучы юк. Яраткан артистларыбыз өчен борчылабыз, исән-сау гына була күрсеннәр!
Читайте нас: