Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
27 февраль 2020, 10:50

«Чүмеч йолдыз» дусларын җыя!

Йолдыз санарга барасызмы? Бәхетлеләр сертификат та отачак!

Йолдыз санарга барасызмы? Бәхетлеләр сертификат та отачак!
Яз җилләре иркәләп искән уңайга тамаша залларында да җанлылык артты. Уфада көн саен бер концерт старт ала. Бүген Балалар филармониясендә ( Октябрь проспекты, 33), мәсәлән, “Юлдаш” радиосының популяр проекты үзенең 20 яшен билгели һәм шул уңайдан дусларын җыя.
Бу чараны оештыруда зур көч салган, проектның авторы һәм аны ике дистә ел дәвамында армый-талмый алып баручы Азат Фазлыәхмәтов бүген аеруча дулкынланадыр. Егерме яшьлек баласы чираттагы сынауга әзерләнә бит.
Хит – парадта “Юлдаш” дулкыннарында җырлары яңгырап торган, тамашачы сөюен яулаган күп җырчылар, башкаручылар катнаша. Тамашачылар Зифа Нагаева, Наил Шәймарданов, ИлСаф, Гөлназ Асаева, Лилия Биктимерова, Фәдис Ганиев, Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Флорида Исмәгыйлова, Фәүдәт Гыйләҗев, Ришат Галиханов, Алсу һәм Азат Фазлыевлар һ.б. белән очрашыр.
Миңа калса, бу бик отышлы чара булырга охшаган. Концертта “Радуга” шифаханәсе, Итиль Стиль кибете, “ДариДент” стоматология һәм Башкортстан массаж ясау осталары Ассоциациясе бүләк иткән 3000, 5000, 7000 мең сумлык сертификатлар уйнатылачак.
Чын хәбәр бу, дуслар! Егермедән артык сертификат уйнатыла. “Лохотрон” түгел, проект авторы Азат Фазлыәхмәтов үзе әйтте.
Читайте нас: