Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
14 декабрь 2019, 22:30

Максим Галкин: “... без барыбыз да үлгән булабыз инде”

Яңа ел бәйрәме якынлашканда Русия йолдызлары игълан ителмәгән яңа узыш башлап җибәргән.

Адым саен шаккаттырырга омтылып тормаса, артист артист булмыйдыр инде ул, күрәсең. Яңа ел бәйрәме якынлашканда Русия йолдызлары игълан ителмәгән яңа узыш башлап җибәргән. Кемнең чыршысы үзенчәлеклерәк?
Мәсәлән, күренекле фигуралы шуучы Татьяна Навка чыршысын совет чорындагыча итеп бизәгән. Яна Рудковскаяның “яшел купшы”сы “Золушка” әкияте рухында “киенгән”. Филипп Киркоров өендә өч метрлы чыршы куйган. Аны берничә сәгать буе бизәгәннәр. Чыршының өске өлешенә уенчыклар эләр өчен җырчының балаларына икенче катка менәргә туры килгән.
Тик аларның барысын да Максим Галкин уздырган. Аның чыршысы унбиш метрлы! Йортының (гафу итегез, замогының) ишек алдына бу мәхабәт чыршыны утыртыр өчен юморист махсус бригада яллаган. Эшчеләр тәүдә тирән чокыр казыган, аннан соң зур тырышлык белән агачны бастырып күмгән.
Әлеге хәбәрне күргәч, артистка кисәтү ясаганнар. Ырым-ышанулар буенча, өй алдында озын чыршы утыртырга ярамый икән. Ул өй биеклеген узып киткәч, хуҗасы үлә, имеш. Тик Галкинның исе китмәгән. “Бу агач минем йортның биеклеген узганчы без барыбыз да үлгән булабыз инде”, – дип шаярткан ул.
Анысы да монысы, ул чыршыны кем һәм ничек бизәр икән?..
Читайте нас: