Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
14 декабрь 2019, 23:33

Бәя куя беләләр, ә?!

Йолдызлар бәйрәм кичәләре уздырган өчен күпме сорый?

“Реальное время" басмасы Яңа ел алдыннан кемнең ни хак икәнне белешеп алган. Кызык кына саннар килеп чыга, җәмәгать.


Казан шәһәрендә күпмегә төшәр быел ул корпоратив дигәннәре?


Иң “яхшы” аппетитлысы Дмитрий Нагиев булып чыккан. Ул 5 млн.га эшләргә риза икән. Шул ук вакытта бу кеше Мәскәүдә чараларны 2-3,7 млн сумга уздыра икән. Ул да казанлыларны таламакчы микән ни?

"Четыре татарина" КВН төркеменнән Екатерина Скулкина чыгышы өчен 1,2 млн сум сорый, ди.

Кушып, алып, уртага салып исәпләсәң, Яңа ел тамадасы 63,5 меңгә төшә быел.

Җирле халык яхшы белгән алып баручылар арасында үзенә иң
югары бәя куючы кем икән ул дип уйлыйсыз? Данир Сабиров, әлбәттә. Яңа ел
кичәсен ул “эһ” тә итми, 130 меңгә уздырырга әзер.
Читайте нас: