Йолдызлар тормышыннан
13 Декабря 2019, 12:20

Андрей Губин кайтырмы?

Сәламәтлеге белән проблемалар барлыкка килгәч, Андрей Губин 2000 еллар башында сәхнәдә киткән иде.

Добавить в предпочтительные источники Google


Сәламәтлеге белән проблемалар барлыкка килгәч, Андрей Губин 2000 еллар башында сәхнәдән киткән иде. Хәзер исә җырчы-музыкант тамашачылар каршына янә чыгарга әзер ди. Бу хакта аның саундпродюсеры хәбәр итә.

90 елларда Андрей Губиннан да популяррак җырчы булмагандыр. Аның альбомнары миллионлы тиражлар белән сатылды, ә плакатлары һәр икенче үсмер кызның бүлмәсендә эленеп торды. Бүген инде Андрейга 45 яшь, ул күптән журналистлар белән аралашмый, халык алдына чыкмый. Табиблар “левосторонняя прозопалгия лица” дигән диагноз куйганнан соң ул сәхнәдән китте.

Ә күптән түгел аның саундпродюсеры Тарас Ващишин Андрей Губин белән студиядә төшкән фотосын урнаштырган һәм: “Андрейның күпсанлы фанатлар армиясе өчен яхшы хәбәрем бар. Мин сизәм – ул озакламый кайтачак”,– дигән.

Күз уңыннан югалып торган арада җырчының хитка әйләнеп китәрлек бик күп шигырьләре җыелган һәм ул тамашачыларга берничә иҗади сюрприз әзерләп өлгергән.

Җырчының фанатлары да ике дистә елдан соң янә сәхнәгә кайтып Андрей Губинның фурор ясаячагына ихластан ышана һәм өметләнә. Дөрес, Андрей үзе иҗади планнары турында әлегә сөйләмәүне хуп күрә...

Читайте нас