Бүген, 6 декабрьдә, социаль челтәрләрдә Илеш районы Уяндык авылы халкы төшергән видеоязма пәйда булды.
Видео кадрларында башкорт милли көйләренә якташыбыз, җырчы Алсу белән Ксения Собчак биеп тора. Бу билгеле хатын-кызлар Алсуның әтисенең туган ягына килүләре икән. Җирле авыл халкы аларны колач җәеп, сый-хөрмәт белән каршы алды. Уяндыклылар Алсу белән Ксениягә башкорт милли биюе биеп күрсәттеләр, аларны да биеттеләр. Һәр кунакка чүлмәктәге гулләр бүләк иттеләр.