СССР таркалганнан соң илебез телевидениесенә чит ил сериаллары килеп керде һәм русиялеләрне телевизор алдына бәйләп куйды. Латин Америкасы сериалларын аеруча яратып карады безнең халык.
“Байлар да елый” (“Богатые тоже плачут” ) һәм “Кыргый Роза” (“Дикая Роза”) сериалларын барсы да хәтерлидер. Мексика актрисасы Вероника Кастро миллионлаган русияленең кумирына әверелде. Вероника Русиягә ике тапкыр – 1992 һәм 2010 елларда килде. 2010 елда “Минута славы” тапшыруында жюри әгъзасы буларак килде һәм “Байлар да елый” җырын җырлады.
Вероника 2018 елда “Дом цветов” сериалында уйнады һәм 2019 елда актерлык карьерасы бетүе турында игълан итте. Әмма җырлавыннан туктамаячак, ул альбомнар яздыруын дәвам итә. Ул шулай ук төрле телешоулар алып бара. Аның кибетләре, матурлык салоннары бар, «Veronica Castro» исемле бизәнү әйберләре җитештерә.
Яшенә карамастан, ул бик актив тормыш алып бара. Теннис белән шөгыльләнә, йөгерә, аэробикага йөри. Ике улы, өч бертуганы бар, гаиләсенә дә игътибар бүләргә тырыша. Олы улы Кристиан әнисе кебек актер, җырчы, композитор. Ике кызы бар, әмма гаиләләре тотрыклы түгел, хатыннары белән гел аерылышып тора.
Кече улы Мишель да иҗади шәхес, әмма ул камераның теге ягында. Вероника Кастро улының бер фильмында уйнаган.