Барлык яңалыклар
Йолдызлар тормышыннан
3 декабрь 2019, 17:29

Фирдүс Тямаев нигә төрмәгә барган?

Популяр татар җырчысы, Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев Казанның 19нчы төзәтү колониясендә хәйрия концерты белән чыгыш ясады. Бу җырчының мондый төр икенче хәйрия чарасы - беренче концертны ул узган ел Яңа ел алдыннан биргән иде. Төзәтү учреждениесе җитәкчелеге татар эстрадасының танылган башкаручысын тәрбия һәм мәдәни-агарту эшләре кысаларында чакырган.
Фирдүс Тямаев иҗат коллективы белән бергә 19нчы ИК клолониясе сәхнәсендә үзенең иң танылган композицияләрен башкарды. Артист мәңгелек кыйммәтләр: дуслык, әнигә мәхәббәт, туган як турында җырлады, тамашачылар белән әңгәмә корды. Хөкем ителүчеләр җырчыны бик җылы каршы алдылар һәм аңа һәм төзәтү учреждениесе администрациясенә концерт оештырганнары өчен рәхмәт белдерделәр.
Читайте нас: