Күренекле рәссам Никас Сафронов улы Лукас белән самолетта булган хәлне аңлаткан. Аның улы артык гәүдә авырлыгы белән җәфалана, шуның аркасында күптән түгел күңелсез хәлгә тарыган: самолет бәдрәфенә кысылып калган.
Лукас Сафронов-Затравкин – пианист, халыкара конкурслар лауреаты, Швейцария консерваториясенең почетлы профессоры. Ул хәйрия концертлары күп бирә, ул көнне дә нәкъ хәйрия акциясеннән кайтып килгән булган. Әмма аның таланты, бөеклеге, хәйрия белән шөгыльләнүе турында сөйләгән кеше юк, ә менә самолеттагы хәл бөтен илне урап чыкты.
Әтисе бу видеоны төшереп интернетка куйган кешене “Оятсыз” дип атаган. “Лукас урынында теләсә нинди кеше булырга мөмкин иде, симез булмаган, киресенчә артык ябык кешене дә вакуум системасы үзенә тартып алала”, - ди ул. Моны авиакомпания вәкилләре дә таный: вакуум системасы гәүдәнең массасына карамый.
Әтисе улының сәламәтлеге белән проблемалар булуын әйтә. Берничә ел элек Лукас диетага утырып, аппетитны баса торган дару төймәләре эчеп сигез айда 159 кгнан 73 кгга кадәр төшкән булган. Аның ябыкканнан соң асылынып төшкән тиресен хирурглар операция ясап кисеп алалар. Әмма операциядән соң тромб барлыкка килә. Лукас стресстан тагын ашый башлый, нәтиҗәдә тән авырлыгы тагын да күбрәк арта. Табиблар аңа ашказанының бер өлешен кисеп алырга тәкъдим итәләр, әмма 29 яшьлек егет мондый адымга барырга әлегә әзер түгел.